Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселманнар яшьләр форумында тел мәсьәләсен дә күтәрергә мөмкиннәр


Илфар Хәсәнов һәм Айгөл Биктимерова
Илфар Хәсәнов һәм Айгөл Биктимерова

Бу хакта VI мөселман яшьләре форумына багышланган матбугат очрашуында Татарстан мөфтие урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов белдерде.

22-29 июльдә Болгарда VI мөселман яшьләре форумы уза. Анда 18-35 яшьлек 170ләп кеше катнашачак. 18 июль көнне Татар-информда бу чарага багышланган матбугат очрашуы узды.

Азатлык хәбәрчесе форум оештыручылардан мөселман яшьләре җыенында соңгы арада күпләрне борчыган татар телен укыту мәсьәләсе күтәреләчәкме дип сорады. Татарстан мөфтие урынбасары Илфар Хәсәнов яшь татар мөселманнар арасында милләтпәрвәр егет-кызларның күп булуын әйтте, алар форумда катнашачак. "Тел мәсьәләсен җиткерүче яшьләребез бар. Форумга хөкүмәт җитәкчеләре килсә, яшьләребез тел мәсьәләсен күтәрмичә калмас дип уйлыйм", диде ул.

Шул ук вакытта Диния нәзарәтенең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимерова бу чараның татар темасына түгел, дини юнәлештә узуын әйтте. "Мөселман яшьләре форумыннан соң Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак, анда татар телле яшьләр җыелачак. Безнеке - дини, без милләткә карамыйбыз. Мөселман форумында алты милләт вәкиле катнаша, алар дини белем ала", диде ул.

Мөселманнар яшьләр форумында тел мәсьәләсен дә күтәрергә мөмкиннәр
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:08 0:00

Шулай да, Азатлыкның милли телләрне укыту мәсьәләсен күтәрү турында соравына җавап биреп, Биктимерова "без бу мәсьәләне күтәрәчәкбез" диде. Сораулар бирелсә, телләр мәсьәләсе каралачак ди ул.

Катнашучылар төрле милләт вәкилләре һәм чит илләрдән дә булу сәбәпле, мөселман яшьләре форумы урыс телендә узачак. Җомга көнне аралашу һәм чаралар үткәрү татар телендә каралган диде оештыручылар.

Илфар хәзрәт шулай ук Мөселман яшьләре форумы кысаларында ел дәвамында татар телендә "Яшь вәгазьче" бәйгесе узуы турында да сөйләде. Ул Татарстан мөфтиятенең тел мәсьәләсендә актив эш алып баруын, мөфти тәкъдиме белән Татарстан мәчетләрендә тел дәресләре үткәрелүен әйтеп узды.

XS
SM
MD
LG