Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Беренче каналы хезмәткәре Николай II-гә карикатур аркасында эшеннән китте


Николай II
Николай II

Русиянең Беренче каналында "Время покажет" тапшыруы мөхәррире Тимофей Ермаков эшеннән китү гаризасын язды. Моңарчы ул Facebook-та Николай II-гә карикатур урнаштырган булган.

Тимофей Ермаков Беренче каналдан, эшеннән "үз теләге белән" китү гаризасын язды. Ул TJournal басмасына нәкъ урнаштырган карикатур аркасында китүен белдерде.

Ермаков поляк журналисты Томаш Мацейчук-ның Facebook-тагы язмасы астында "Петр Войковка дан!" язуы белән Николай II-гә карикатур урнаштырган.

Карикатурда маңгаенә атылган патша рәсеме һәм "монархистларны бәйрәм белән котларга онытма" язуы урнаштырылган. Петр Войков - инкыйлабчы, Николай II-не атып үтерү турында карар кабул итүчеләрнең берсе.

Тимофей Ермаков калдырган рәсем бетерелгән, шулай да аның скриншоты сакланган.

Беренче каналда бу хәлне шәрехләүдән баш тартканнар.

XS
SM
MD
LG