Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусин банкрот дип танылды


Роберт Мусин

18 июль көнне Татарстан Арбитраж мәхкәмәсе Татфондбанкның элекке җитәкчесе Роберт Мусинны банкрот итеп таныды. Аның бурычлары 500 млн сумнан арта. Мәхкәмә Мусин милкен карау процедурасын башлаган.

Татфондбанкның элекке җитәкчесенә каршы банк мөштәриләре акчаларына бәйле ике дистәләп җинаять эше ачылган. Хокук саклаучылар фикеренчә, аның гамәлләреннән килгән зыян күләме 50 миллиард сумга җитә.

Мусин 11 ай СИЗОда үткәрде, соңрак ул өй сагына күчерелде.

Мәхкәмәнең киләсе утырышы декабрь аена билгәләнгән. Аңарчы мәхкәмә Мусин милкен карауны тәмамларга тиеш.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG