Accessibility links

Чаллыда Җәмигъ мәчетенең кайчан төзелеп бетәсе билгесез кала


Әлфәс Гайфуллин (с) һәм Уел Хөсәенов (у)
Әлфәс Гайфуллин (с) һәм Уел Хөсәенов (у)

Чаллыдагы Җәмигъ мәчете төзелешенә багышланган матбугат очрашуында 20 еллап элек башланган төзелешнең җир асты өлеше тәмамланып диварлары төзелә башлау игълан ителде. Аның кайчан сафка басачагын "бер Аллаһ кына белә" диелде.

Чаллыда әлеге мәчетнең төзелеше тукталып калу турында хәбәрләр инде күптән йөри. Шәһәр мөхтәсибәтенә дә бу хакта борчылып мөрәҗәгать итүчеләр ешайган. Борчылучылар арасында бу мәчет төзелешенә азмы-күпме хәйрия ярдәме күрсәтүчеләр дә бар икән. Аларны төзелешкә биргән акчалары язмышы борчый.

Чаллы имам мөхтәсибе Әлфәс Гайфуллин үз чыгышында "Бүгенге чара белән без Җәмигъ мәчетендә башкарылган эш, булышучылар һәм халык алдында хисап тоту максатын куйдык. Әйе, ни өчен мәчет төзелми, дигән сорау еш ишетелә," диде. Аның әйтүенчә, соңгы ике елда мәчет төзелешендә зур эшләр башкарылган. Ләкин бу эшләр булачак мәчетнең идән асты, җир асты өлешендә эшләнгән. Йөзләгән шакмак метр тимер-бетон салынган. Төзүчеләр әле генә җир өстенә чыгып, эшләрен дәвам итәләр диелде. "Халык күзгә күренгән мәчет диварларын көтә. Эш бара. Биргән ярдәмнәре әрәм ителми", диде Әлфәс хәзрәт.

Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм фонды мөдире Уел Хөсәенов сүзләренчә, мәчет төзетүчеләр бу елның 1 гыйнварына төзүчеләргә 10 миллион сум әҗәтле булып калганнар. Шуңа, киләчәктә төзелешне алып бару өчен инвесторлар җәлеп итү максатын куйганнар. "Сәдака акчаларына мондый мәчет төзеп булмый. Мәчет проектын торган саен арзанайтырга омтылсак та, коммуникация корылмаларына таләпләр арта бара һәм бәяләре дә үсә тора", диде фонд җитәкчесе. Узган ел мәчет төзелешендә 26 миллион сумлык эш башкарылган.

Мәчет кайчан төзелеп бетә һәм аның өчен күпме акча кирәк булачак, дигән сорауларга Хөсәенов "Эшнең кайчан бетәсен әйтә алмыйм. Әмма мәчетнең дивар-гөмбәзләрен тотып торырлык каркаслар урнаштыруга кадәрге бәясе якынча йөз миллион сумга төшәчәк", дип җавап бирде.

Хөсәенов матбугат очрашуында Чаллы Җәмигъ мәчете төзелеше 2009 елда башлануын белдерде. Азатлык хәбәрчесе әлеге мәчет төзелешен башлауда бертуган Кашаповлар көче булуын, төзелешнең узган гасыр азакларында ук эш башлануын искә алып, мәчеткә нигез салыну вакыты ничек күрсәтеләчәге белән кызыксынды.

"Мәчет өчен җир 1992 елда бирелде. Аннан төзелеш эшләре башланды. Аннан тукталды. Тагын дәвам итте. Проектлары, төзү ширкәтләре даими үзгәреп торды. Эшнең кайчан төгәлләнәсен тәгаен әйтә алмыйм. Барысы да Аллаһ кулында", дип җаваплады Уел Хөсәенов.

XS
SM
MD
LG