Accessibility links

Кайнар хәбәр

Максим Шевченко: "Татарстанга каршы рейдер сугышы бара"


Максим Шевченко
Максим Шевченко

Idel.Реалии-га әңгәмәдә танылган журналист Максим Шевченко Татарстанга каршы сугыш баруын, республиканың Русиядә сивиль хокуклар һәм ирекләрне яклау нигезе булуын, Рөстәм Миңнехановның Татарстан һәм татар халкы хокуклары өчен көрәшүен белдерде.

Федераль дәрәҗәдә танылган журналист Максим Шевченко Idel.Реалии басмасына биргән әңгәмәдә Татарстанга каршы рейдер сугышы баруын белдерде. "Космополит капитал, халыкара глобалист капитал белән бәйле булган көчләр уңышлы һәм татар элитасына караган Татарстан активларын һәм оешмаларны үз кулына алырга тели. Шуңа күрә Татарстанның финанс системына һөҗүм ясала, икътисадның сәнәгать өлкәсенә һөҗүм ясала", диде ул.

Шевченко Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановның көрәшүен дә әйтә. "Фаҗигале рәвештә улын югалтуына карамастан, ул сынмады, Татарстан һәм татар халкы өчен көрәшүен дәвам итә. Һәр кешене тәнкыйтьләп була инде, шул исәптән Миңнехановны да", ди ул.

Журналист бүгенге көндә Татарстанның Русиядә сивиль хокуклар һәм ирекләрне яклау нигезе булуын белдерде. "Татар зыялыларының татар хакимиятенең телне һәм федерализмны яклап чыгуы һәр русияле, мәскәүле, петербурлы тормышында зур роль уйный", диде ул һәм татар элитасының, татар халкының көрәшен хуплавын әйтте.

Максим Шевченко белән әңгәмәне тулысынча Idel.Реалии сайтында карап була.

Бүген 2018 елның беренче яртысында Татарстанда җыелган салымнарның 67 проценты федераль бюджетка китүе билгеле булды.

XS
SM
MD
LG