Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанның биш районында кош кизүе табылган


Бу мәгълүматны Татарстан хөкүмәтенең ветеринария идарәсе раслый.

Чүпрәле районының Шеланга авылында 30лап, Кайбыч районы Ульянково авылында 20ләп, Тәтеш районы Вожжи авылында 18ләп кошта вирус тапканнар. Моннан тыш кизү эзләре Апас районында һәм Кама тамагында табылган.

Кошларның вирустан үлүен лаборатория тикшерүләре раслады. Авыру кош мәетләре яндырылды. Вирус табылган районнарда карантин кертелде.

Кош кизүе күрше төбәкләрдән - Чуашстан, Самар өлкәсе, Түбән Новгород өлкәсеннән Татарстанга үтеп кергән диелә.

XS
SM
MD
LG