Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар зыялылары конгрессның халык мәнфәгатен кайгыртмавына борчылу белдерә


Дөнья татар конгрессының VI корылтае. 3 август, 2017 ел.
Дөнья татар конгрессының VI корылтае. 3 август, 2017 ел.

Азатлык күренекле татарлардан Дөнья татар конгрессының чираттан тыш корылтаеннан ни көтүләре турында сорашты.

Казанда Дөнья татар конгрессының 19-22 июльдә узучы чираттан тыш VII корылтаенда катнашу өчен Русиянең 57 төбәгеннән һәм 24 илдән татар вәкилләре җыелды. Корылтайның төп максаты – конгрессның низамнамәсенә үзгәрешләр кертү. Корылтайда катнашучылар белән сөйләшүдә үзгәртелгән низамнамәнең делегатларга алдан күрсәтелмәве ачыкланды. Азатлык татар дөньясында танылган кешеләргә бу корылтайдан ни көтәргә дигән сорау белән мөрәҗәгать итте.

Дамир Исхаков
Дамир Исхаков

Галим Дамир Исхаков конгресста катнашучыларга, Милли шура әгъзаларына низамнамә (устав) проекты алдан бирелмәде дип сөйләде. Татарстан сәясәт белән шөгыльләнмәсә, аны ахыр чиктә юк итәчәкләр ди ул.

"Миңа билгеле мәгълүматларга караганда, корылтай ике сәгать кенә дәвам итәчәк. Анда чит кешеләр кертелмәячәк, журналистларны да сайлап кына кертәчәкләр. Бер генә мәсьәлә каралачак – былтыр төзелгән Милли шураның низамнамәсенә үзгәрешләр кертү һәм шуның өчен тавыш бирү. Башка мәсьәләләр каралмый. Низамнамәгә нинди үзгәрешләр кертергә җыеналар – анысыннан да бихәбәрмен. Ул документ беркемгә дә бирелмәде, күрсәтелмәде. Милли шура әгъзасы булсам да, берни белмәгән килеш корылтайга барам. Төбәкләрдән татар оешмалары җитәкчеләре килә, моннан тыш Казанда имамнар җыенына меңнән артык ислам рухание килә. Тел мәсьәләсен күтәрерләрме – күз күрер. Төбәкләрдә Татарстанда нинди хәлләр барганын чамалап бетермиләр, тел сәясәте нинди зур проблемага китерәчәген аңлап җиткермиләр. Бу – Татарстанның хатасы. Аңлату эше җитми, рәсми матбугат бу өлкәдә бик аксый, халыкка проблемның асылы тиешле дәрәҗәдә җиткерелми.

Җитәкчеләребез әйегә әйе дип гел баш кагып торса, аларны ахыр чиктә барыбер юк итәчәкләр

Вазгыятьнең начар ягы шунда: Татарстан тезләнә башлады. Бу – иң начар сәясәт. Тезләнеп кенә котылып булмаячак. Җитәкчеләребез әйегә әйе дип гел баш кагып торса, аларны ахыр чиктә барыбер юк итәчәкләр. Татарстан президенты алышынырга тиеш. Биредә кимендә ике көндәш төркем бар. Алар хакимият өчен көрәшәчәк. Мәскәү моны бик яхшы белә, алдан ук эчке эшләргә тыкшына башлады.

Республикада халык потенциалы бар, әмма Татарстан җитәкчеләре без үзебез акыллы, үзебез хәл итәбез дигән позициядә торып эш итә. Җәмәгатьчелеккә таянмау – зур ялгышлык. Халык белән бергә тел, республика өчен көрәшеп була. Республика җитәкчелегенең көче җитмәячәк. Мәскәү сәясәтчеләре кулында акча да, административ ресурс та бар. Алар барысын да бик җиңел сатып алачак. Татарстанга, телиме, теләмиме, сәясәттә активрак катнашырга туры киләчәк. Башка күсәкнең төшүен көтеп утырырга кирәкми. Бу Башкортстанның элекке президенты Мортаза Рәхимовка төшкән бәладән дә куркынычрак булырга мөмкин" диде Дамир Исхаков.

Искәндәр Сираҗи
Искәндәр Сираҗи

Искәндәр Сираҗи, журналист, нәшир кирәк чакта конгресс дәшмәде, хәзер дә җыен шома гына узачак дип белдерде.

"Конгрессның халыкны берләштерер өчен мең төрле мөмкинлеге бар иде, әмма кәнәфине, дәрәҗәне, байлыкны югалтырга курку, зур абзыйлар ни дияр дигәннән шүрләү тоткарлап торды. Узган елда ук тел тирәсендә ыгы-зыгы башлангач, конгресс штаб кебек эшләргә тиеш иде, әмма ул бер-ике мөрәҗәгать язу белән генә чикләнде. Шуның белән бетте, көрәшәбез, сүзебезне әйтәбез дигән күз буяу булды. Әнә, Дөнья башкорт корылтаена карагыз, алар милли хәрәкәт белән берләшеп тел өчен көрәштә халыкны күтәрергә тырыша, һәр районда үз вәкилләре бар, ата-аналар белән эшлиләр.

Конгресс канаты астында бөтен зыялылар җыелышырга тиеш иде

Конгресс канаты астында бөтен зыялылар җыелышырга тиеш иде. Бу гына түгел, конгресс бөтен милли республикаларның парламентларына, зур иҗтимагый оешмаларына сөрән салып, дәүләт, туган телләрнең мәктәптә укытылуын саклау көрәшендә берләшергә чакырырга тиеш иде. Барысы да безгә карап тора бит. Ә чынында Татарстанда милли җәмәгатьчелек көрәшә.

Чираттан тыш җыелу кискен вакытта уза. Ул авызлыкландырылган, идарә ителгән оешма булса да, демаршның бер формасы. Татарстан куркып булса да, башкалар авызыннан әйттереп булса да, фикерен җиткерер, милләтләрне, телләрне кысу сәясәте белән килешмәгәнен аңлатыр иде. Намуслы кешеләр табылыр, милләт, тел турында сүз катар дип уйлыйм. Ул да булмаса, коточкыч! Конгрессның сәяси потенциалы бар иде, әле дә бар. Әмма аны түрәләр кулына бирделәр, шамакай бер оешмага әверелдерделәр. Нигезләмә генә тикшерелүе – мескенлек күренеше. Шома гына узачак бу җыен" диде Азатлыкка журналист.

Руслан Айсин
Руслан Айсин

Руслан Айсин, сәясәт белгече конгрессның чираттан тыш җыенында тел мәсьәләсе күтәрелмәсә, конгрессның легитимлыгы юкка чыгачак дигән фикердә, җәмәгатьчелек аннан гамәлләр, мөрәҗәгатьләр көтә дип сөйләде ул Азатлыкка.

"Узган елны ук конгрессның проблемы чыгачак дип язганнар иде, шулай булып чыкты да. Милли шураның низамнамәсе дөрес язылмаган, Русия юстиция министрлыгы тарафыннан кабул ителмәгән дип әйтелде, әмма нечкәлекләре аңлатылмады. Бер яктан бу конгрессның кәгазьләр белән эшли белмәвенең тискәре күренеше булса, икенче яктан безгә тел мәсьәләсе кискен булган вакытта җыелышып үз сүзебезне әйтергә мөмкинлек ачыла. Рәсми рәвештә бу тема күтәрелмәячәк. Тел турында сүз чыкмаса, конгресс үзенең легитимлыгын югалта дигән сүз. Җәмәгатьчелек аңардан адымнар, мөрәҗәгатьләр көтә.

Хакимият аны вертикальгә тоташтырып элитаның әйткәннәрен тулаем рәвештә үтәүче бюрократик оешмага әверелдерде

Узган елга кадәр конгресс азмы-күпме бәйсез иде, ул мөрәҗәгатьләр ясый иде, төбәкләрдәге проблемнарны хәл итәргә тырышты, мәктәпләр, мәчетне саклап калуда губернаторлар белән сөйләшә иде. Хәзер мөстәкыйльлек гомумән юкка чыкты. Хакимият аны вертикальгә тоташтырып элитаның әйткәннәрен тулаем рәвештә үтәүче бюрократик оешмага әверелдерде. Шуңа күрә хәзер ул хакимият әйтә алмаганны ишеттерә дә алмый, республика җитәкчеләре конгресстан файдалана алмый. Ул министрлар кабинетына караган гап-гади бер оешма булып калды. Бу бер яктан хакимиятнең дә ялгышлыгы, икенче яктан Ринат Закиров та иске ысуллар белән эш итте, мөстәкыйль фикерли торган, алга таба хәрәкәт итү стратегиясен булдыручы кешеләр төркемен тупламады. Мәскәү дә мөстәкыйль хәрәкәтне яратмый, аларга басым ясый. Менә шушы өч фактор конгрессның мөстәкыйльлеген юкка чыгарды.

Узган елда тел платоформасы турында игълан ителде, әмма ул да онытылды. Бу концепция әзер булып кабул ителергә тиеш. Әмма бу хакта сүз кузгатучы булмас. Татар элитасын җыеп даими рәвештә эшли торган идарә, киңәш органын булдыру мөһим карар булыр иде. Алар республиканы, Русия Конституциясен яклап мөрәҗәгатьләр кабул итә ала. Федераль үзәктә Конституцияне үзгәртү хәрәкәте көчәя. Киләсе елда бу хакта референдумның узуы ихтимал. Шуңа күрә татарлар тарафыннан Русия Конституциясе сагында торабыз, Русия федератив демократик дәүләт буларак үсәргә тиеш дигәнне даими әйтеп торуы кирәк. Телне тыю шул Конституцияне үзгәртеп, республикаларны юк итү стратегиясенең бер өлеше генә", диде Айсин.

Ринат Насыйров
Ринат Насыйров

Ринат Насыйров, эшмәкәр, Төмән өлкәсе татарлары конгрессының элекке җитәкчесе Татар конгрессыннан берни көтмәвен белдерде.

"Бүгенге көндә конгрессның булмавы булуына караганда яхшырак. Хәзерге вакытта халык белән элемтәдә булган бер татар оешмасы да юк дип саныйм. Ринат Закировка килгәндә, ул мәктәпләрдә татар телен уку мотлак булмавына кулын беренче булып күтәрде, бу татар халкын нык сак булуга китерде. Бу татар халкының һәм татар оешмаларының төрле юл белән баруын күрсәтте", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Насыйров бүгенге көндә татарлар кечкенә оешмалар, авыллар аша эш алып бара ала, хосусый оешмалар ярдәмендә телне, мәдәниятне, гореф-гадәтләрне саклап калып була дип саный. Ул Русия күләмендә татар халкын саклый, үстерә алган зур оешманы күрми.

XS
SM
MD
LG