Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Будапештка очышлар әлегә башланмаячак


Моның хакта Маҗарстанның Казандагы консулы Адам Штифтер "БИЗНЕС Online" газетында узган матбугат чарасында белдерде.

"Моның турында хыяллану кирәк, ләкин, кызганычка, әлеге хыял тиз тормышка ашмаячак. Маҗарстан һәм Русия арасында һава очышлары турында хөкүмәтара килешү бар. Русиядән даими очышлар Мәскәү, Петербур, Екатеринбур шәһәрләреннән башкарыла", дип аңлатты ул.

Казанны әлеге исемлеккә өстәр өчен хөкүмәт дәрәҗәсендә яңа исемлек төзү кирәк. Маҗарстан очышларны Европа берлегендә, Русия исә транспорт министрлыгында расларга тиеш булачак, ди консул.

Шулай да, очышларны җибәрү өчен тырышлыклар ясала. "Әлегә оча алган ширкәтне билгеләү буенча юридик мәсьәләләр хәл ителмәгән. Ике як та бу мәсьәләдә эшли, тик бу катлаулы эш. Татарстан президенты транспорт министрлыгына да хат җибәргән. Өметне өзмибез", дип сөйләде Адам Штифтер.

Аның сүзләренчә, Казаннан Будапештка туры, даими очышларга ихтыяҗ бар. Әлеге очышлар финанс яктан үзләрен капларга мөмкин, дип саный консул.

XS
SM
MD
LG