Канунга ярашлы, гарәп теленең рәсми статусы юкка чыга. Моңарчы ул Израилнең рәсми теле булып санала иде. Канунда шулай ук "Иерусалим - Израилнең бердәнбер һәм бүленмәс башкаласы" дип әйтелә.
Канун кабул итү дебатлары кызу булды. Алар сигез сәгать дәвам итте. Канун өлгесен хуплап 62 депутат тавыш бирде, 55 кеше каршы чыкты.
Кнессетның гарәп депутатлары әлеге канунны тәнкыйтьләде. Депутат Әхмәт Тиби илдә "демократия үлеме" турында игълан итәргә мәҗбүр булуын белдерде. Башка депутат Айман Оде әлеге канун икенче сортлы халык булып игълан итүен әйтте.
Премьер-министр Биньямин Нетаньяху исә аны "хәлиткеч борылыш" дип атады һәм хуплады.
Гарәпләр Израил халкының 20%-ын тәшкил итә.