Accessibility links

Кайнар хәбәр

Салават: "Татарда акыллы, бай милләтче кешене табу җиңел түгел"


Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "марҗа" язулы футболкаларны чыгармас идем дип белдерде. Җырчы 19 июль Татар-информда узган матбугат чарасында Азатлык сорауларына җавап бирде.

Салават Фәтхетдиновның 30нчы концертлар сезонына багышланган матбугат очрашуында Азатлык җырчыга татар мәгарифенә бәйле сорау бирде. "Казанда сыйфатлы белем бирә торган, элиталы мәктәп булдыру турында республика җитәкчелеге белән сөйләшкәнегез бармы?" дигән сорауга Салават бер дустының татар элиталы мәктәбенә үзенең зур йортын бирергә әзер булуын әйтте.

Андый хыяллар белән яшәүчеләр күп, алар бар, ди ул. Җырчы фикеренчә, "татарда акыллы, акчалы милләтче кешене табу җиңел түгел".

Салават: "Татарда акыллы, бай милләтче кешене табу җиңел түгел"
please wait

No media source currently available

0:00 0:03:21 0:00

Kazanfirst басмасы җырчыдан "марҗа" язулы футболкаларга карата фикерләрен дә сорашты. Фәтхетдинов "марҗа" сүзенең негатив төсмергә ия булу-булмавын журналистлардан сорады, шуннан соң "мөгаен, кимсетү сүзедер", дип әйтте. "Мин үзем бүләкләр, футболкалар да чыгарам. Мин андый әйберләрне беркайчан да эшләмим, гаугалы, шикле икән, мин моны ясамас идем", диде ул. Шул ук вакытта җырчы һәр хәрефкә бәйләнергә кирәкмәвен дә белдерде.

Азатлык Салаваттан шулай ук "татар теленә каршы барган һөҗүм күпмедер дәрәҗәдә совет чорындагы урыслаштыруны хәтерләтә. Ул чорда, хәтерләсәгез, татар җырларына урысча да берәр кушымта өстәп җырлау гадәте бар иде. Сез шулай урысча җырларга әзерме?" дип сорагач, җырчы Илһам Шакиров җавабын искә төшерде. Ул Мәскәүдә чыгыш ясагач, аның дусты "Илһам, тавышың шундый матур, син урысча җырласаң, сиңа бәя булмас иде, бәлки, урысча җырлап алырсың", дип сораган. Илһам Шакиров моңа "Зыкина татарча җырласа, мин дә урысча җырлармын" дип җавап биргән.

"Миннән башка да татар телен оныткан маңкортлар җитәрлек. Хәзер минем генә җырлыйсы калдымы? Минем урысча моңым юк, һәркем үз эшен эшләргә тиеш, монда җавап бер генә", дип җавап бирде Фәтхетдинов.

XS
SM
MD
LG