"Бүген без хәбәрләрне башка кешеләргә юллауны чикләү сынавын башлыйбыз. Ул WhatsApp-ны кулланган барлык кешеләргә карый", диелә мессенджер хәбәрендә. Әлегә хәбәрләрне иң күбе биш кешегә юллап булыр, диелә. Шулай ук мультимедиа хәбәрләр янында "шунда ук җибәрү" төймәсе дә юкка чыгачак.
Хәбәрләрне бер үк вакытта берничә әңгәмәгә җибәрү мөмкинлеге WhatsApp-та берничә ел элек барлыкка килде. Июль башында Һиндстан хакимияте мессенджердан фейк хәбәрләрне туктату чараларын күрүне таләп итте. Соңгы айларда бу илдә WhatsApp аша гаепсез кешеләрне үтерү, көчләү, балалар урлауда күпсанлы гаепләүләр тарала. Әлеге хәбәрләр аркасында гаепсез кешеләрне үтерү очраклары күп.
WhatsApp-ны 1,5 млрд кеше куллана. Мессенджерның хуҗасы - Facebook.