Accessibility links

Көньяк Кореянең элекке президенты хөкеменә тагын сигез ел өстәлде


Пак Кын Хе
Пак Кын Хе

Ул төрмәдә барлыгы 32 ел үткәрәчәк.

Сеул мәхкәмәсе Көньяк Кореянең элекке президенты Пак Кын Хе-ны ике җинаять эше нигезендә (дәүләт күзләү хезмәтеннән акча урлау һәм фирка эшчәнлегенә тыкшыну) сигез ел төрмәгә хөкем итте.

Моннан тыш ул 3 миллион доллар күләмендәге штрафны да түләргә тиеш. Прокуратура исә экс-президент өчен 15 ел төрмә сораган булган.

Моңарчы Пак Кын Хе 24 елга хөкем ителгән иде, хәзерге вакытта ул төрмәдә. Апрель аенда мәхкәмә аны 18 коррупцион җинаять эшендә гаепле дип тапкан.

XS
SM
MD
LG