Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активисты Фазыл Ибраимов өй сагына күчерелгән


Фазыл Ибраимов

Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә җир мәсьәләсендә көрәшүче кырымтатарларның җитәкчесе Фазыл Ибраимов 19 июль кичендә өй сагына күчерелгән. Бу хакта карарны Акмәчетнең Киев районы мәхкәмәсе чыгарган.

Март аеннан бирле сак астында булган Фазыл Ибраимовның сәламәтләге ни дәрәҗәдә какшагаганы фотолардан да күренә.

"Кырым республика иҗтимагый оешмасы" исемле стратегик тикшеренүләр институты мөдире Ринат Шәймәрданов белдерүенчә, Кырым хакимиятләре Ибраимовны махсус оештырылган нахак гаепләүләр нигезендә, бернинди дәлилсез, Русиянең җинаять кодексына, барлык кануннарга каршы сак астында тоттылар. Кырым хакимиятләренең канун бозулары, ришвәт схемалары хакында федераль үзәккә юлланган дистәләрчә хатлар ниһаять Фазыл Ибраимовның тоткарлау шартларын йомшартуга китерде. Бу аның һәм аны яклаучыларның кечкенә җиңүләре булып тора ди Шәймәрданов.

"Кырым мәхкәмәләренең сатылган һәм канунсыз булганын һәркем аңлый икән, Фазыл Ибраимовка каршы оештырылган эш буенча соңгы карар материктагы мәхкәмәләрдә алыначактыр", диде ул.

Димәк, Фазыл Ибраимовны яклаучы кырымтатарларны Кырым мәхкәмәләре алган карарлар канәгатьләндермесә, алар шикаятьләрне Русиянең югары мәхкәмәсенә юллаячак дип фараз итергә мөмкин.

15 март сак астына алынган Фазыл Ибраимов Акмәчетнең Стрелковая бистәсе дип аталган урында йортлар төзегән кырымтатарларны яклап Мәскәүгә барып пикет үткерергә җыенганын белдергәннән соң, аны сак астына алган иделәр.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG