Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казан мэриясе татар телен яклау митингына рөхсәт бирмәде


Казан башкарма комитеты Татар иҗтимагый үзәгенә татар телен яклап митинг үткәрүгә рөхсәт бирмәде. Оешма аны 31 июль көнне үткәрергә теләгән.

Моның хакта Idel.Реалиига Татар иҗтимагый үзәге рәисе Фәрит Зәкиев хәбәр итте.

Активистлар чараны дүрт урында килештерергә тәкъдим итте: Бауман урамы, Мулланур Вахитов һәйкәле яны, Камал театры мәйданы яки Габдулла Тукай һәйкәле яны. Чарада 150 кеше катнашачак дип хәбәр бирелгән. Митингта татар телен яклау һәм туган телләрне ихтыяри укытуга каршы чыгышлар ясалырга тиеш булган.

Казан башкарма комитетында митингны бер урында да уздырырга рөхсәт бирмәгәннәр. Түрәләр җәмәгать тәртибе сакланган урын бирә алмауларын белдергән.

Татар иҗтимагый үзәге Казан башкарма комитетының бу гамәлен канунсыз дип атый. Зәкиев канун нигезендә хакимият чараны үткәрү өчен альтернатив урын бирергә тиешлеген искә төшерде.

XS
SM
MD
LG