Accessibility links

Татарстан хөкүмәте Audi һәм BMW машиналарына берничә йөз меңлек төзәтүгә заказ ясаган


Бу хакта Казандагы Навальный штабы хәбәр итә.

Оппозиция җитәкчесе Алексей Навальныйның Казандагы штабы хезмәткәрләре Татарстан хөкүмәтенең машиналарны берничә йөз мең сумга төзәтү өчен заказ бирүләрен ачыклаган.

Ремонтка ихтыяҗ булган машиналар арасында берничә Audi һәм BMW машинасы бар. Заказны Татарстан хөкүмәте каршындагы хуҗалык идарәсе биргән дип хәбәр ителә.

Штаб хөкүмәт бюджетта акча булмауны сәбәп итеп пенсия яшен күтәргән вакытта түрәләрнең үз ихтыяҗларына чыгымнарны киметүгә әзер булмавына игътибар итә.

Элегрәк "Метроэлектротранс" оешмасының 5 млн сумга Audi Q7 машинасы алырга җыенуы билгеле булган иде.

XS
SM
MD
LG