Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәйхразиев телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен хуплый


Васил Шәйхразиев

Татар конгрессы ата-аналарны, әби-бабайларны балаларын милли сыйныфларга бирергә үгетләячәк ди Бөтендөнья конгрессының Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев.

Бөтендөнья конгрессының Милли шурасы башлыгы Васил Шәйхразиев туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен хуплый. Аның сүзләрен "Коммерсантъ" китерә.

"Канун өлгесе әле сөйләшү процессында. Әле кабул ителмәгән. Ошыймы - ошамыймы, без әлегә моның хакта сүз йөртә алмыйбыз. Безнең максат әлеге өлгене расларга", диде ул.

Аның сүзләренчә, Бөтендөнья татар конгрессы туган һәм дәүләт телләрен ата-аналар сайлавы белән өйрәнүгә каршы чыкмый. "Безнең эшебез - ата-аналар, әби-бабайлар белән эшләү. Алар балаларын милли сыйныфларга бирсеннәр", диде Шәйхразиев.

Баланы татар сыйныфына бирүдә авырлык туа икән, Шәйхразиев прокуратурага мөрәҗәгать итәргә киңәш итте. Шул очракта прокуратура протест белдерәчәк, ата-ана хокукы тормышка ашачак, дип саный ул.

Татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров реакциянең канун кабул ителгәннән соң булачагын белдерде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG