Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар композиторы Рефат Ибадлаев вафат


Рефат Ибадлаев (1942-2018)
Рефат Ибадлаев (1942-2018)

20 июль Мәскәүдә 75 яшендә кырымтатар композиторы, баянчы Рефат Ибадлаев хастаханәдә авырудан вафат булды.

Үзенчәлекле композитор, кырымтатар халык көйләрен, биюләрен баян өчен эшкәрткән, оригиналь әсәрләр иҗат иткән Рефат Ибадлаевның әсәрләрен Кырым, Украина, Русия уку йортларында студентлар яратып уйныйлар.

1942 елда Кырымда Кокташ кырымтатар авылында туган Рефат ике яше тулыр-тулмас гаиләсе белән Кырымнан Үзбәкстанның Мирзачүл (хәзер Гөлстан шәһәре) станциясенә сөрген ителә. Монда мәктәпне бетерә, балачактан гармунда уйный, музыка мәктәбендә укырга насыйп булмаса да 1960 елда Ташкент музыка училищесына кереп аны 1964 елда тәмамлый. Үзенең беренче әсәрләрен шул елларда әле студент буларак төрле концертларда башкара башлый.

1969 елда хәрби хезмәттән кайткач ул Үзбәкстаннан Казан консерваториясенә укырга керергә килә, ләкин аны кабул итмиләр. Шуннан ул Мәскәү мәдәният институтына барып керә һәм анда укый башлый. Аның баян өчен язган әсәрләрен ишеткән укытучылары Ф.Смехнов, А.Чиняков аларны нәшриятка җибәрергә киңәш итә. Шулай итеп аның “Калайлы казан”, “Калабалык” кебек әсәрләре “Советский композитор” нәшриятында дөнья күрә. Совет берлегендә кырымтатар сүзе әле тыелган чорда ул үзенең әсәрләрен “кырымтатар халык көйләре” дип язып җибәрә, һәм көтелмәгәндә, алар шулай да нәшрияттан басылып чыга. Шуннан башлап ул туктамый иҗат итә, дистәләрчә кырымтатар көйләрен эшкертә, оригиналь әсәрләр иҗат итә, аның кайбер әсәрләрен 80нче елларда Үзбәкстаннан Казан консерваториясенә килеп укыган кырымтатар студентлары концертларда оркестр белән башкарып зур уңышка ия була. Шулай итеп Казан кырымтатар һәм Ибадлаев музыкасы белән таныша башлый. 1985 елда аның иҗатына багышлап Казан консерваториясендә диплом эше яклана, аның әсәрләреннән торган җыентыкның бер нөсхасе консерваториянең китапхәнәсенә тапшырыла.

Рефат Ибадлаев Ташкентта үзбәк, болгар, корея, таҗик халык көйләрен дә эшкәртеп җыентыклар чыгара, Гөлстан музыка училищесында укытучы булып эшли. 2013 елда аны Үзбәкстан композиторлар берлегенә әгъза итеп кабул итәләр. 1944-2015 елларда ул Гөлстанда яши. 2015 елда кызы янына Мәскәүгә күчә. Соңгы елларда аның өч җыентыгы хәйрия акчаларына Кырымда чыгарылды. Соңгысын Кырымдагы дуслары, иҗатташлары 2017 елда аның 75 еллыгына җыентык итеп чыгарып өлгерделәр һәм ул аны күрә дә алды. Бу аның соңгы җыентыгы булып чыкты.

Рефат Ибадлаев Кырымга туганнары янына кунакка килеп торса да аның төп хыялы Кырымга кайтып яшәргә, иҗат итәргә иде, ләкин бу аңа насыйп булмады. Кырымтатар халкының тагын бер күренекле вәкиле ватанына хәсрәт булып якты дөньядан китте. Аның җеназасы 21 июль Мәскәүдә уза.

XS
SM
MD
LG