Accessibility links

Кайнар хәбәр

РБК: Төбәк җитәкчелеге социаль челтәрләрдәге зарлануга җавап бирергә тиеш булачак


Русиядә яшәүчеләрнең социаль челтәрләрдә урнаштырылган зарларын күзәтү системы булдырыла. Әлеге систем шулай ук төбәк җитәкчегенең ул зарлануларга җавап бирүен дә бәяләчәк.

Мондый систем булдыру тәкъдиме белән Русия президенты идарәсе чыкты. РБК мәгълүматларына күрә, аны инде ике төбәктә сыныйлар. Систем биш социаль челтәрне күзәтә: ВКонтакте, Facebook, Instagram, Twitter һәм Одноклассники.

Бер темага багышланган берничә язма "инцидент" төшенчәсенә берләшә. Төбәк җитәкчелеге һәр "инцидент"ны бер тәүлек эчендә карарга тиеш була. Җирле, төбәк һәм федераль хакимияттә системга керү, әлеге очракларны күзәтү мөмкинлеге була.

Күзәтү системын "Медиалогия" ширкәте ясаган. Аны бар Русия буйлап 2019 елга кертергә җыеналар.

XS
SM
MD
LG