"Татарстан конституциясенең 98-нче маддәсе нигезендә Татарстан президенты вазифаларын бу вакытта үтәүне Татарстан премьер-министры Алексей Песошинга йөклим", дип язылган карарда.
1-5 август көннәрендә Казанда VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы узачак. Татарстан президенты анда катнашмаячак.
"БИЗНЕС Online" басмасы үз чыганакларына нигезләнеп, Миңнеханов бу юлы Русиядән китмичә ял итәчәк дип хәбәр итте. Еш кына Берләшкән гарәп әмирлекләрендә ял иткән президент бу юлы балык тоту белән шөгыльләнергә җыена, ялда ул Русия президенты Владимир Путинга кушылырга мөмкин диелә.