Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда Садри Максуди турында документаль фильм төшерелә


Казанда Садри Максудига һәйкәл

Моның хакта Азатлык белән әңгәмәдә режиссер Рөстәм Рәшитов белдерде.

23 июль, күренекле җәмәгать эшлеклесе һәм сәясәтче Садри Максудиның тууына 140 ел тулган көнне Татарстанда аңа багышланган документаль фильм төшерелә башлады. Моның хакта фильм режиссеры Рөстәм Рәшитов хәбәр итте.

"Максуди – Татарстанга әле күптән түгел генә кайткан, онытылуга дучар булган шәхесләрнең берсе. Аның Петебурда депутат булып Русия мөселманнары хокукларын яклавы, Төркаядә Ататөрекнең киңәшчесе булуы турында кемнәр генә белә икән", дип сөйләде ул Азатлыкка.

Фильм Садри Максудиның туган авылы – Биектау районы Ташсу авылында, Казанда, Төркиянең Истанбул шәһәрендә төшереләчәк. Иҗат төркеме Садри Максуди укыган Париж шәһәрендәге Сорбонна университетында да булырга ниятли.

Кинода Максудиның оныгы Гөнүл Пултар, Төркия галимнәре, Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев, галим Рафаил Хәкимов белән әңгәмәләр булачак. Әлеге фильм өчен Татарстанның мәдәният министрлыгы 500 мең сум акча бүлеп биргән.

Фильм режиссеры Рөстәм Рәшитов моңарчы "Айсылу", "Тапшырылмаган хатлар" кебек кино төшерүдә катнашкан. Күптән түгел ул тел, милләт язмышы чагылган "Кире" фильмын төшергән.

Режиссер белән әңгәмәне якын көннәрдә Азатлыкта укыгыз.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG