Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казаннан Махачкалага туры очышлар башлана


Очышларны Татарстанның "ЮВТ-Аэро" ширкәте оештырачак.

3 августтан Казан һәм Махачкала шәһәрләре арасында туры очышлар башлана. Бу хакта "Махачкала" һава аланының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очышларны Татарстанның "ЮВТ-Аэро" ширкәте оештыра. Алар атнага ике тапкыр, дүшәмбе һәм һәм җомга көннәрендә булачак.

Казан белән Махачкала арасында очыш 2,5 сәгать дәвам итәчәк.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG