Афиннан 30 чакрым ераклыкта урнашкан Мати курорт районында 24 кеше һәлак булган дип хәбәр итә Reuters. Рафина порт шәһәрендә 26 кеше мәете табылган дип яза DPA.
Греция премьер-министры Алексис Ципрас янгыннар сәбәпле илнең Аттика исемле көньяк-көнчыгыш өлкәсендә гадәттән тыш хәл игълан итте. Аның сүзләренчә, янгыннарны сүндерүгә барлык коткару хезмәтләре җибәрелгән, хакимият халыкара ярдәм сораган. Ярдәмне инде Италия, Германия, Польша һәм Франция җибәргән дип яза BBC News.
Янгыннар нормадан югарырак эссе һава торышы сәбәрле башланды. Алар 2007 елның августыннан бирле илдә иң көчле янгын булып санала, ул вакытта берничә дистә кеше һәлак булган иде.