Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кырымтатар активистлары туган телне мәҗбүри укыту таләбен думага тапшырган


Решат Аблязисов һәм Ильяс Белялов

Кырымда дәүләт теле дип игълан ителгән кырымтатар телен мәктәпләрдә мәҗбүри укыту таләпләре Кырымда һәм Мәскәүдә кире кагыла.

Акланган кырымтатар халкы хокукларын химәя итү инициатив төркеме вәкилләре Ильяс Белялов һәм Решат Аблязисов 24 июль Мәскәүгә барып туган телләрне мәҗбүри укытуны таләп иткән кырымтатар җәмәгатьчелеге имзалаган хатларны Русия думасына тапшырганнар.

Сишәмбедә дума тел белгечләре һәм иҗтимагый оешмалар каршылыгына карамастан туган телләрне ихтыяри укыту турында канун өлгесен икенче укылышта кабул итте.

Дума өченче укылышта сезнең таләпләрегезне исәпкә алмаса, нәрсә эшләячәксез, дигән сорауга Решат Аблязисов "авызыбызны ябып утырмаячакбыз, көрәшебезне дәвам итәчәкбез", диде. Әмма көрәшне ничек дәвам итәчәген ул сөйләмәде.

Бу инициатив төркем думада Кырымнан "Бердәм Русия" исемлегеннән депутат булып сайланган Руслан Бальбек өстеннән дума рәисе Вячеслав Володин, Этика комитеты җитәкчесе Отари Аршба исеменә дә хат тапшырган. Кырымтатар җәмәгатьчелеге, артистлар, галимнәр имзалаган бу хатта "Бальбек шәхси мәсьәләләрне җәмәгать мәсьәләләреннән өстен куя, кешеләрне вазифалардан алып үз кешеләрен, туганнарын урнаштыра дип белдерелә.

Шулай ук хатта Кырым мөфтие Эмирали Албаев, Кырым башлыгы Сергей Аксенов, мәгариф, мәдәният министрлыкларының кайбер җитәкчеләре, Кырым инженер-педагогия университеты җитәкчелегенең Бальбекның җәмәгатьчелеккә, дәүләткә каршы эшчәнлеген яклаулары безгә сәер тоела, диелә хатта.

Инициатив төркем Бальбекны депутатлыктан чыгарырга чакыра.

Белялов һәм Аблязисов Мәскәүдә берничә көн калып, думада төрле очрашулар үткәреп, кырымтатарлар белән бәйле мәсьәләләрне күтәрергә җыена.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG