Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медиа: авиаширкәтләр билетларга бәяне арттыра


Билетларга бәя ягулыкка бәя артуга бәйле күтәреләчәк.

Яз көннәрендә ягулыкка бәя арту сәбәпле авиаширкәтләр очыш билетларына да бәяне күтәрәчәк. Моның хакта хатны Русиянең "Аэрофлот" ширкәте туристик оешмаларга җибәргән, дип яза Коммерсантъ.

Хатта ширкәтнең 26 июльдән барлык ил эчендәге рейсларга бәяне арттыруы әйтелә, эконом һәм "комфорт" класска бәя 200 сумга арта, бизнес-класс 400 сумга күбрәк түләячәк. Үзгәрешләр "Победа" лоукостерына кагылмый. Яңа бәяләр 26 июльдән түләнгән билетларга кагылырга мөмкин.

"Аэрофлоте" ширкәте моны раслаудан баш тартса да, OneTwoTrip һәм Biletix билет ширкәтләре бу мәгълүматны раслаган. Төрле халыкара ширкәтләрнең халыкара рейсларында да билет бәясе 20-40 еврога артачак, дип белдерде туристик операторлар.

Бәяләрнең арту сәбәбе - яз көне ягулыкка, шул исәптән авиакеросинга бәянең кинәт артуы.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG