Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полиция тәртип бозучыларга ут ачкан, ике кеше яраланган


Казанның Азино микрорайонында полиция хезмәткәре тәртип бозучыларга каршы ут ачарга мәҗбүр булган. Ике кеше яраланган.

25 июльгә каршы төндә Казанның Чишмәле урамындагы йорт янында дүрт кешенең тавыш чыгаруына зарлану килгәннән соң, бирегә килгән полиция хезмәткәрләре килеп җиткән. Полиция аларга һөҗүм ясаган тәртип бозучыларга каршы ут ачарга мәҗбүр булган, дип хәбәр итә Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Атыш нәтиҗәсендә ике тәртип бозучы яра алган. Аларны Республика клиник хастаханәсенә алып киткәннәр, медицина ярдәмен күрсәтүдән соң полициягә җибәргәннәр.

Хәзерге вакытта тәртип бозган дүрт кеше "Азино-2" полиция бүлегендә. Җинаять кодексының 318 маддәсе нигезендә җинаять эшен ачу мәсьәләсе карала. Әлеге маддә 5 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күздә тота.

XS
SM
MD
LG