Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тукай районының элекке башлыгы Васыйл Хаҗиев йортында тентү уза


Тикшерү комитетының Чаллы бүлеге Тукай районында караклык эше нигезендә җинаять эшен ачты. Эш районда канунсыз рәвештә җир бүлеп бирүгә бәйле.

Тентү һәм тикшерү эшләре баруы турында хокук саклау органнарындагы чыганакларына сылтам, БИЗНЕС Online басмасы хәбәр итә.

Хәзерге вакытта тишерү комитеты Тукай районының элекке башлыгы Васыйл Хаҗиев, Чаллының эшке эшләр идарәсенең элекке башлыгы Фәйзулла Хөсниев һәм башка вазифалы затлар йортларында тентүләр алып бара, дип хәбәр ителә.

Хаҗиев район башлыгы вазифасыннан 2017 елның декабрендә киткән иде.

XS
SM
MD
LG