Accessibility links

Кайнар хәбәр

Төзелеш ширкәтләре кырымтатарлар җирендә төзелеш башларга җыена


Кырымтатарлар җирләре коймалар белән уратып алына, 25 июль 2018
Кырымтатарлар җирләре коймалар белән уратып алына, 25 июль 2018

25 июль Акмәчетнең Стрелковая бистәсендә яшәүче кырымтатарлар "Консоль" төзелеш ширкәте бу бистәдә ике һектарга якын җир аланын коймалар белән уратып ала башлаганын хәбәр итте.

Стрелковая бистәсендә яшәүче Замир әфәнде Азатлыкка әйтүенчә, элек бу бистәдә "Монолит", "Акура" кебек төзелеш ширкәтләре зур йортлар төзелеше эшләрен башлаганда монда яшәүче кырымтатарлар моңа каршылык күрсәтеп нигез салу эшләрен туктаткан иде. Бу юлы инде "Консоль" ширкәте килеп монда шул эшләрне башламакчы. Бу җирдә кырымтатарларның йортлары әле булмаса да кешеләр йортлар төзү өчен җирләрнең канунлаштырылганын көтеп торалар иде. Төзелеш ширкәтләре килеп бу урынны уратып ала башлады, каршылык күрсәтүче юк диде Замир әфәнде.

"Консол" ширкәтенең Кырым дәүләт шурасы рәисе Владимир Константиновка караганы билгеле.

18 июль бу бистәдә яшәгән кырымтатарлар "Монолит" берләшмәсенең "Акура" төзелеш ширкәтенә каршылык күрсәтеп тупланып чыкканнан соң төзелеш эшчеләре дә, техника да бистәгә килмәде.

Стрелковая бистәсендә 2006 елдан бирле кырымтатарлар йортларын рөхсәтсез төзеде. Кырым Украина контролендә булган чакта, 2013 елда Кырым җир комиссиясе бу җирләрне хосусый йортлар өчен аерырга, кырымтатарлар йортларын канунлаштырырга карар итте, бары Акмәчетнең генераль планына үзгәрешләр генә кертәсе калган иде. Анда 13 меңләп кырымтатар урнашыр дип көтелде. Җирләрне кырымтатарларга бирү турында карарлар 2014 елның икенче яртысында чыгарга тиеш иде. Ләкин 2014 елның башында Русия гаскәр кертеп Кырымны басып алгач вазгыять башка якка борылды.

XS
SM
MD
LG