Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чуашстан автобусында чуашча сөйләшкән өчен автобустан куып чыгарганнар


Канаш автовокзалы әлеге хәлне тикшерәчәк

Чыгышы белән Чуашстаннан булган, хәзерге вакытта Мәскәүдә яшәүче Валентина Никитина Канаш автовокзалыннан Ямаш авылына юл тотканда телефоннан чуашча сөйләшкән булган. Бу аның янында утырган хатын-кызга ошамаган, ул "нормаль телдә сөйләшегез, минем инде сездән башым авырта" дип әйткән.

Шуннан соң сөйләшүгә автобус йөртүчесе кушылган, ярты юлда транспортны туктатып, ул "үз телеңдә сөйләшүдән туктамасаң, чыгарсың" дип әйткән. Никитина автобустан чыгып аның номерын төшереп калган.

Бу хәлне ул Facebook-та язып чыккан. Ул шулай ук Канаш автовокзалының идарәсенә мөрәҗәгать иткән. Никитина автобус йөртүчесен һәм аны мыскыллаган пассажирларны җавапка тартырга тели.

Канаш автовокзалы идарәсендә Idel.Реалии хәбәрчесенә әлеге хәлне тикшерү эшләре бара дип хәбәр иттеләр. Вакыйгадан Чуашстан транпорт министры Владимир Иванов та хәбәрдар, ул бу "аерым бер очрак кына" дип белдерде. "Моннан низаг тудырырга кирәкми дип уйлыйм. Мин үзем чуаш телен беләм, сөйләшәм һәм үз туган телен белгән кешеләрне хөрмәт итәм", диде ул.

Чуаш теле Чуашстанда дәүләт теле санала.

XS
SM
MD
LG