Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүрия көньягында террор гамәлләре нәтиҗәсендә 200дән артык кеше һәлак


Сүриядә шартлау, архив фотосы
Сүриядә шартлау, архив фотосы

Интихарчылар һөҗүмнәре нәтиҗәсендә көньяк Сүриядә 221 кеше һәлак булган, дип хәбәр итә Agence France-Presse.

Дүрт интихарчы Свейда шәһәрендә шартлаган, тагын берничә террорчы шәһәр янындагы берничә бистәгә һөҗүм иткән.

Террорчыларны Бәшар Асад хәрбиләре юк иткән, дип хәбәр ителә. Барлыгы 38 террорчы үтерелгән.

Һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны Русиядә тыелаган "Ислам дәүләте" террор оешмасы үз өстенә алган.

XS
SM
MD
LG