Accessibility links

Кайнар хәбәр

Япониядә алты кешегә үлем җәзасы гамәлгә ашырылды


Япониядә "Аум Синрике" сектасының (Русиядә тыелган) тагын алты әгъзасына карата үлем җәзасы гамәлгә ашырылды. Алар 1995 елда Токио метросында зарин газы белән террор гамәле оештырган иде.

Шулай итеп, бер ай эчендә сектаның барлык 13 әгъзасына үлем җәзасы гамәлгә ашырылды. Июль башында "Аум Синрике" сектасының җиде әгъзасы, шул исәптән аның җитәкчесе Секо Асахаруга үлем җәзасы гамәлгә ашырылган иде.

"Япония бер ай эчендә беркайчан да шулкадәр күп кешегә үлем җәзасын кулланмады", диде Япония юстиция министры Йоко Камикава. Ул аларның җинаятен коточкыч дип атады һәм ул җинаятьнең беркайчан да кабатланмаска тиешлеген белдерде.

1995 елның 20 мартында секта әгъзалары Токио метросында зарин газын сиптергән, нәтиҗәдә 13 кеше һәлак булган, берничә мең кеше агуланган иде.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG