Accessibility links

Кайнар хәбәр

Теләче районының элекке башлыгы Рөстәм Нуруллин өй сагына алынды


Ул үз вазифалары кысаларыннан чыгуда һәм эшмәкәрлектә канунсыз катнашуда гаепләнә.

Теләче районы башкарма комитетының элекке башлыгы Рөстәм Нуруллин 11 сентябрьгә кадәр өй сагына алынган. Тикшерү комитеты аны кулга алуны сораса да, мәхкәмә моннан баш тартты.

2015 елдан бирле Теләче башкарма комитетын җитәкләгән Нуруллин коррупция низагы аркасында февральдә үз вазифасыннан китте. Район эшмәкәрләре ул элек җитәкләгән "Строитель" төзелеш ширкәтенең канунсыз гамәлләре турында язып, ачык хат белән мөрәҗәгать иткән иде.

XS
SM
MD
LG