Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа галимнәренә Русия лингвистлары да кушылды


Европа тел белгечләренең туган телләрне ихтыяри укыту турындагы канун өлгесена каршы язылган мөрәҗәгатенә Русия галимнәре да кушылды. Алар арасында ике татар галиме дә бар.

Канунга каршы кул куючылар арасында – Тел белеме институтыннан Татьяна Агранат, Петербур дәүләт университетыннан Валентин Выдрин, Шәрыкны өйрәнү институтыннан Елена Рудницкая, Русия фәннәр академиясенең Тел белеме институтыннан Анна Дыбо, Мәскәү Дәүләт университетыннан Ольга Казакевич, Русия дәүләт гуманитар университетыннан Татьяна Кобзарева, Виноградов исемендәге Рус теле институтыннан Анна Пичхадзе, Карел фәнни үзәгенең Тел, әдәбият һәм тарих институтыннан Зинаида Строгальщикова һәм башкалар бар – барлыгы 23 галим.

Шулар арасында ике татар кешесе дә бар – Русия фәннәр академиясе Тел белеме институтыннан А. Садыйкова һәм Санкт-Петербургтагы Европа университетыннан Рөстәм Фахретдинов.

Бүгенге көнгә хатка 169 галим кул куйган, имзалаучылар исемлеге арта бара. Моннан элек мөрәҗәгатне Финляндия, Маҗарстан, Австрия, Норвегия, Франция, Италия, Германия, Эстония һәм башка ил һәм шәһәрләрдән 87 галим имзалаган иде. Мөрәҗәгатьтә канун Русия телләре дәрәҗәсен тагын да түбәнрәк төшерәчәк диелә.

25 июль көнне Русия думасы туган телләрне ихтыяри укыту турында
канунны өченче (соңгы) укылышта кабул итте. Алга таба ул Федерация
шурасына раслауга җибәреләчәк, шуннан соң канунны Русия президенты имзаларга тиеш. Канун рәсми медиа чарасында бастырганнан соң гамәлгә керә.

XS
SM
MD
LG