Accessibility links

Кайнар хәбәр

Драматург, режиссер Гафур Каюмов вафат


26 июль кичендә татар драматургы, театр режиссеры Гафур Каюмов вафат булган. Бу хәбәрне Татарстан язучылар берлегендә расладылар.

Гафур Каюмов Арчада сәхнә декорацияләрен куйганда егылып төшкән, реанимациядә вафат булган, дип хәбәр ителә.

Социаль челтәрләрдә Каюмов шәкертләре аның белән хушлашу язмаларын урнаштыра. "Ышану авыр... Кайчан гына шундый зур планнар корып утырган идек бит, алдагы тормышны сөйләшеп", дип искә алалар режиссерны.

Гафур Каюмов 1959 елда Арча районында туа. Казан театр училищесында укый, 1990 елга кадәр хәзерге Тинчурин театрында хезмәт итә, шуннан соң Камал театрында эшли. Татарстан мәдәният министрлыгында, телевидениедә эшләп ала.

2004 елдан ул Әлмәт театрында баш режиссер. Шулай ук Арча халык театрында да режиссер булып эшли. 1980 елдан Каюмов - пьесалар авторы да.

Режиссер белән хушлашу 27 июль көнне көндезге сәгать бердә аның туган авылы Яңа Сәрдә авылында узачак. Сәгать унда Камал театрыннан хушлашырга теләүчеләр өчен авылга автобус юл тотачак.

XS
SM
MD
LG