Русия төрмәләре һәм колонияләрендә видеокамералар һәм хезмәткәрләрнең видеоҗиһазларын тикшерү узачак. Бу БМОның газапларга каршы комитеты соравына җавап булачак.
25-26 июль көннәрендә Женевада БМОның газапларга каршы комитетының 64нче утырышы узды. Русия делегациясен юстиция министры урынбасары Михаил Гальперин җитәкләде.
Русия делегациясе шулай ук төрмәләрдә кешене тиешле булмаган шартларда тоту өчен компенсацияләр турында канун өлгесе әзерләнә, дип хәбәр итте. Аны Русия юстиция министрлыгы әзерли, ел азагына кадәр канун өлгесе Русия думасына тәкъдим ителәчәк, дип көтелә.
20 июль көнне "Новая газета" басмасы Ярославльнең 1-нче колониясендә тоткын Евгений Макаровны кыйнау һәм газаплау видеоязмасын чыгарды. Материалда кыйнауда катнашкан 17 хезмәткәр исеме дә китерелде. Видеоны чыгару нәтиҗәсендә Тикшерү комитеты җинаять эшен ачты. Колония җитәкчелеге видеода булган хезмәткәрләрне вакытлыча эштән алды.
Әлеге видеоязманы медиага биргән "Общественный вердикт" оешмасы адвокаты Ирина Бирюкова исә янаулар килү сәбәпле вакытлыча Русиядән китәргә мәҗбүр булган. Ул Русия рәсми оешмаларыннан үзенә һәм гаиләсенә дәүләт яклаувын сораган.