Accessibility links

Кайнар хәбәр

Суверенитет көнендә Казанда татар шәһәр мәдәнияте фестивале узачак


Чара постеры
Чара постеры

30 август көнне Казанда республика көне уңаеннан "TAT CULT FEST" дип аталган заманча мәдәният һәм сәнгать фестивале үткәреләчәк.

Чара Казан Кирмәнендә узачак. Кунакларга заманча музыка, кино һәм сәнгатькә багышланган милли програм тәкъдим ителәчәк.

Фестивальнең төп өлешләренең берсе – музыка концерты. Анда 20 шәһәрдән 30-лап башкаручы җыелачак дип вәгъдә итә оештыручылар. Нигездә, җырлар рок, фьюжн һәм электро стилендә булачак. Чарада Австралиядән Зөлфия Камалова, Финляндиядән Super Tatar, Австриядән Aygyul, Кырымнан Энвер Измайлов чыгыш ясаячак дип көтелә.

Моннан тыш чарада яшь татар рәссамнарының инсталяцияләре, интерактив арт-объектлары һәм махсус проектлары урын алачак, берничә тематик зона оештырылачак: театраль сәхнә, әдәби һәм локаль режиссерларның киноларын күрсәтү мәйданчыклары.

Фестивальдә шулай ук балалар һәм олыларга күңел ачу програмнары, дизайн-маркет, ял итү зонасы, традицион татар аш-суы белән аның гастрономик вариацияләре каралган.

Чараны Yummy Music лейблы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Казан шәһәр берләшмәләре оештыра. Фестивальгә керү ирекле.

XS
SM
MD
LG