Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиянең Forbes журналы хезмәткәрләре редакциягә басым булуын, цензура омтылышы булганын белдерә


Журналистлар моны баш мөхәррир алышыну белән бәйли. Telegram-да чыгарган редакция язуы берничә минуттан бетерелгән.

Русиянең Forbes журналында баш мөхәррир вазифаларын башкаручы булып Андрей Золотов билгеләнде. Элек бу вазифаны башкарган Николай Мазурин шеф-мөхәррир вазифасына кайта.

Шул ук вакытта журнал мөхәррирләренә һәм хезмәткәрләренә сайтка керү мөмкинлеге чикләнде, алар материалларны яза һәм төзәтә алмый. The Bell язуынча, барлык мөхәррирләрнең аккаунтлары томаланган.

27 июль иртәсендә Forbes журналының Telegram каналында сайт редакциясе исеменнән мөрәҗәгать чыккан, ләкин соңрак ул юкка чыккан (мөрәҗәгатьнең скриншоты сакланды). Анда журнал хезмәткәрләре сайтка материал урнаштыруга чикләүне бертуган Магомедовлар бизнесына бәйле дип санавын белдерде һәм Золотовның вазифасыннан китүен таләп итте.

26 июль көнне Forbes редакциясе Мәскәү прокуратурасына журналның август саныннан бертуган Зиявудин һәм Магомед Магомедовларның "Сумма" ширкәте бизнесына багышланган мәкаләнең юкка чыгу турында гариза тапшырган. Журналистлар моны цензура дип бәяли.

XS
SM
MD
LG