Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер ел эчендә Яндекста "Казан" дип 50 миллион тапкыр эзләгәннәр


Бу вакыйгага багылап "Яндекс" хезмәте Татарстан башкаласы турында ике минутлык видео чыгарды. Видео шәһәр турында эзләү системасына керткән сорауларына нигезләнеп эшләнгән.

Роликта әйтелгәнчә, бер ел эчендә башка шәһәр кешеләре Казан турында 50 миллион тапкыр кызыксынган. Ролик компаниянең YouTube-тагы рәсми каналында урнаштырылган.

Видеода Татарстан башкаласы турында бүтән мәгълүмат тә китерелә, мәсәлән, 2005 елда Казанның меңьеллыгын билгеләп үтелүе, шул вакытның яртысын ул Русиягә кермәве әйтелә. Яндекс шулай ук Татарстанда ике тел – татар һәм рус телләре булуын, күп кенә татар сүзләре урыс теленә дә үтеп керүен дә өстәп куя.

Видеоны караучыларга “Казанга гастрономик турларга барырга да була” дип хәбәр итәләр. Кулланучылар Яндекстан иң күп тапкыр сораткан ризыклар – чәк-чәк, мантый, кыстыбый һәм гөбәдия. Ә шулай да иң күп соратылган татар ризыгы – өчпочмак икән. Бу уңайдан Яндекс рок-йолдызы Земфираның шул ук исемдәге проекты да булуын искә алып уза.

Казанның һәр өченче урамы башка беркайда да очрамый торган атамага ия, дип ассызыклый Яндекс. "Казанда карарга әйбер бар", дип йомгаклый онлайн хезмәт.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG