Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ассанджны Лондондагы Эквадор илчелегеннән чыгаралар, ул кулга алынырга мөмкин


Джулиан Ассандж Эквадор илчелеге балконыннан чыгыш ясый, 2017 ел
Джулиан Ассандж Эквадор илчелеге балконыннан чыгыш ясый, 2017 ел

Эквадорның Британия хөкүмәте белән сөйләшүләре нәтиҗәсендә WikiLeaks-ка нигез салучы Джулиан Ассандж Лондондагы Эквадор илчелегеннән чыгып китәргә тиеш. Моның хакта ил президенты чыгышына сылтап Reuters хәбәр итә.

Ассандж илчелектә 2012 елдан бирле яши. Гыйнвар аенда ул Эквадорның рәсми ватандашлыгына ия булды.

Ассандж илчелектән чыкса, кулга алынырга мөмкин. Лондон мәхкәмәсе аны Швециягә тапшырырга дигән карар чыгарган булган.

Ассандж Эквадор илчелегендә сыенуны 2012 елда алган булган. Ул аннан чыгу очрагында шунда ук британ полициясе тарафыннан кулга алынырга мөмкин, ул 2012 елда мәхкәмәгә килү карарын үтәмәгән.

Ассанджны Швеция һәм АКШ тапшырырга таләп иткән, АКШта ул дәүләт серен таратуда гаепләнсә, Швециядә ул көчләүдә гаепләнгән булган. Швеция прокуратурасы Ассанджка каршы эшне туктатырга карар итте.

XS
SM
MD
LG