Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әрмәнстанның элекке президенты Роберт Кочарян кулга алынды


Роберт Кочарян

Әрмәнстанда илнең элекке президенты Роберт Кочарянны кулга алдылар. Ул илнең конституцион корылышын бозула гаепләнә. Аңа 15 елга кадәр төрмә җәзасы яный.

Кочарянны 26 июльдә кулга алганнар. Ул моны сәяси эзәрлекләү, ә гаепләүләрне уйдырма дип атый.

Кочарян Әрмәнстанның икенче президенты. Ул илне 1998-2008 елларда җитәкләде. Аңа 2008 елдагы президент сайлау чорында протест чарасын көч белән куып таратуга бәйле гаепләү белдерелә. Ул чакта сайлауда җиңелгән Левон Тер-Петросян тарафдарлары тавыш бирү нәтиҗәләрен яңадан карауны таләп иткән иде. Полиция белән бәрелешләрдә 10 кеше һәлак булды. Кочарян илдә гадәттән тыш вазгыять тәртибе кертте һәм протестлар тукталды.

2008 елгы протест чараларын оештыручыларның берсе хәзерге премьер-министр Никол Пашинян иде. 2010 елда аны илдә чуалышлар оештыру гаепләве белән җиде ел колониягә хөкем иттеләр. Ул 2011 елда ярлыкау нигезендә иреккә чыкты.

XS
SM
MD
LG