Accessibility links

Кайнар хәбәр

Пучдемон Каталония бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итәчәген белдерде


Карлес Пучдемон
Карлес Пучдемон

Карлес Пучдемон Бельгиягә кайтты һәм Каталония бәйсезлеге өчен көрәшне дәвам итәргә җыенуын белдерде. Бу турыда Associated Press хәбәр итә.

Пучдемон Брюссельдә Каталония хөкүмәте башлыгы, Испаниядән аны күрергә килгән Ким Торре белән очрашкан диелә.

Бу елның языннан бирле Пучдемон Германиядә яши, аңа илдән китмәү шарты куелган. Узган атнада Испания югары мәхкәмәсе каталан җитәкчесен кулга алу карарын гамәлдән чыгарды.

Германия хөкүмәте Пучдемонны Испаниягә бары дәүләт акчасын исраф итү гаепләве нигезендә генә тапшырачагын белдергәннән соң Мадридка шундый карар чыгарырга туры килде. Испания аны фетнә күтәрү гаепләве нигезендә дә хөкем итәргә җыенган иде.

Нәкъ шушы гаепләү нигезендә мәхкәмә эше уздыру өчен Испания хакимиятләре аны кулга алу турында халыкара ордерны гамәлдән чыгарды, әмма гаепләүләрне элеккечә калдырды.

Карлес Пучдемон һәм аның тарафдарлары узган көздә Каталониянең Испаниядән аерылуы турында референдум уздырды. Испания бу референдумны канунсыз дип игълан итте. Пучдемон илдән китеп Бельгиядә сәяси сыен алды.

XS
SM
MD
LG