Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Хакимият башында халыкка каршы эшләүчеләр утыра"


Казанда узган урам җыенындагы плакатларның берсе
Казанда узган урам җыенындагы плакатларның берсе

Русия шәһәрләрендә пенсия яшен күтәрүгә каршы урам җыеннарында меңнәрчә кеше катнашты.

Җыеннарның күпчелеген КПРФның җирле бүлекләре оештырды, әмма аларда оппозиция җитәкчесе Алексей Навальный тарафдарлары, “Ачык Русия”, “Сул фронт” хәрәкәтләре һәм “Яблоко” фиркасе вәкилләре дә катнашты. Митингларда катнашучылар хөкүмәтнең һәм президентның вазифасыннан китүен таләп итте.

Казанда узган митингта Татарстан Дәүләт шурасы депутаты, КПРФ әгъзасы Артем Прокофьев үз фиркасенең пенсия яшен күтәрү мәсьәләсен референдумга чыгару тәкъдиме турында сөйләде

Казандагы җыенда меңьярымнан ике меңгә кадәр кеше катнашты. Әлеге җыен күренешләрен безнең түбәндәге фотогалереядән карагыз.

КПРФның Чаллы бүлеге дә Русиядә пенсия яшен арттыруга каршы урам җыены уздырды. Анда беренче булып сүз Түбән Камадан килгән коммунистларга бирелде. Түбән Кама хакимияте аларга ризасызлык чарасы уздырырга рөхсәт бирмәгән. Шунлыктан әлеге шәһәр коммунистлары фиркасе җитәкчеләре Чаллыдагы урам җыенына килгән. Чаллыдагы җыенда 400ләп кеше катнашты.

Пенсия яшен арттыра калсалар, эшсезләр саны кискен артачак

КПРФның Түбән Кама бүлеге җитәкчесе Альберт Яһүдин үз чыгышында “Пенсия яшен арттыра калсалар, эшсезләр саны кискен артачак. 60 яшьтән соң кешенең эше дә, хезмәт хакы да һәм пенсиясе дә булмаячак. Ул чүплектә казынырга мәҗбүр булачак”, дип белдерде.

Яһүдин кайбер галимнәрнең исәпләүләрен дә мисалга китерде. Мәсәлән, 2019 елдан пенсиягә чыгу яше арттырылса, 1959 елда туган ир-атлар 2020 елда пенсиягә чыгачак. Шуларның 4 проценты пенсиягә чыкканчы ук үләчәк икән. 1960 елда туган ирләрнең 8 проценты пенсия яшенә җитмәячәк. 1961 елгы ирләрнең 17 процент өлеше пенсиягә кадәр үк вафат булуын фаразлый Альберт Яһүдин. Ул кырык биш яшьтән соң Түбән Камада эш табуы нык кыен булуын да искәртте.

Чаллыдагы җыенда катнашучылар
Чаллыдагы җыенда катнашучылар

Аннан соңгы чыгышларда Русиядә пенсиягә чыгу яшен арттыра калганда халыкның ун-унбиш процентка хәерчеләнәчәге хакында фаразлар, пенсия үзгәрешләренә президент Путинның дәшми генә карап торуы аның җитди сәясәтче булмавын күрсәтә дигән фикерләр яңгырады. “Без, халык та дәшми калсак, алга таба гомер итүләре бик кыенга туры киләчәк. Русиянең хуҗасы халык түгел, түрәләр һәм миллионерлар белән миллиардерлар” диелгәч, җыен халкы моңа кушылып кул чабып алды.

Шулай ук дәүләт структураларында эшләүче түрәләрнең, аларның хатыннарының күп миллионлы акчалар эшләве дә бәян ителде. Чаллы кешесе Сергей Алексеев “соңгы утыз елда Русия халкына карата геноцид бара, бүген дә хакимият башында халыкка каршы эшләүчеләр утыра”, дип белдерде.

Чаллыдагы җыенда катнашучылар
Чаллыдагы җыенда катнашучылар

Бер чыгышта, 1941 елда сугыш башлангач, алтмыш яшьтәгеләрне сугышка алмаулары әйтелде. “Нәрсә, илдәге хәлләр 1941 еллардан да начарайдымы?” дигән сорауны куйды чыгыш ясаучы. Шушыларга өстәп Совет берлеге җиңгән Германиядә эшсезлек түләве 26 мең сум (360 евро), андагы пенсия күләме Русиянеке белән чагыштырганда җиде тапкыр артык дип мисаллар китерделәр.

Пенсия яшен арттыру, салымнарны күтәрү – халыктан акча җыюның бик җиңел юлы

“Пенсия яшен арттыру, салымнарны күтәрү – халыктан акча җыюның бик җиңел юлы. Бигрәк тә мондый сәясәткә җавап бирүчеләр булмаганда” дигән сүзләр дә әйтелде. Ә менә Русиянең дөньяда табигый байлыклар чыгаруда дөньяда беренче урында торып, ил халкының тормыш дәрәҗәсе белән туксанынчы урында булуы турындагы сүзләр яңгырагач, халык аны зур гүләү белән каршы алды. Русия казнасында акчаның күп булуына, әмма аның урлана торуына ишарәләнгән чыгышларны халык хуплап каршы алды.

“Азатлык” белән әңгәмә барышында Нионелла Фазлыева “Безнең заманда халык тәүлегенә 8 сәгать эшләде. Хәзерге байлар халыкны 12-14 сәгать эшләтә. Моның өстенә Путин пенсиягә чыгу яшен нык арттыру сәясәтен башлады. Үзем дә, мин белгән кешеләр дә бу сәясәткә каршы”, дип белдерде.

Уфада узган җыен
Уфада узган җыен

Уфада пенсиягә чыгу яшен арттыруга каршы чарада 600ләп кеше катнашты. Кулларда: “Без пенсия талавына каршы!”, “Медведев, пенсиягә ничек яшәргә?”, “Пенсия, салым, бензин кыйбатрак булган саен буржуйларның чырае зуррак”, “Күмәкләп эштә үләчәкбез”, “Эшләгән җирдә үләсебез килми!”, “Пенсия реформасы яшьләрне киләчәксез, өлкәннәрне гомерсез итә”, “Ач пенсионер – дәүләт өчен хурлык”, “Пенсия яшен зурайту – Конституцияне бозу”, “Пенсиягә кадәр яшисем килә!”, “Пенсия яшен зурайту – халыкка каршы геноцид” кебек шигарләр күрергә була иде. 30 градуслы эссе көндәге чыгышлар да бик кайнар булды. Күпчелек чыгыш ясаучылар республика һөнәр берлекләренең пенсия реформасына каршы июльдә узган чарасына караганда бик усал сүзләр әйтте.

Башкортстан коммунистлары җитәкчесе Юнир Котлыгуҗин хөкүмәтне халыкка каршы эшләүдә гаепләде.

Юнир Котлыгуҗин
Юнир Котлыгуҗин

“Илнең икътисади үсеше 2015-2016 елларда нольгә кадәр төште, 2017 елда бер ярым процентка гына артты. Доллар миллиардерлары саны арта, фәкыйрьләр ишәя бара. Илдә социаль тигезсезлек коточмалы дәрәҗәгә җитте. Илдәге 200 иң акчалы олигархның байлыгы илнең барлык алтын-валюта резервыннан күбрәк, Русиянең өч еллык казнасын тәшкил итә. Дәүләт җитәкчесенең тыныч кына карап торуы сәбәпле, Медведев хөкүмәте халыкка каршы һәм антисоциаль чаралар күрә”, диде Котлыгуҗин.

Ул Русия думасындагы Башкортстан депутатларыннан коммунистлардан сайланган Александр Ющенкодан башка барысының да әлеге реформаны яклап тавыш бирүләрен дә әйтте.

Мәләвездән килгән чыгыш ясаучы Анатолий Веськин да ярлылар ярлыланган саен байларның баюы турында сөйләде.

Анатолий Веськин
Анатолий Веськин

“Халык ярлылана, байларның кесәләре калыная бара. Коммуналь реформаларның хаклар артуга китерүен, мәгариф реформасында мәктәпләр ябылуын, сәламәтлек саклау тармагындагы реформалар сәбәпле, фельдшер-акушер кабул итү урыннары ябылуын искә төшерегез. Бу бит халыкны талау. Иң бай илләрнең берсендә халыкның бу кадәр фәкыйрьлеккә төшүе ышанмаслык хәл. Хакимият халыкка хезмәт итәргә, аның тормыш дәрәҗәсен арттырырга тиеш. Ә ул бары тик халыкны талау белән генә мәшгуль. Хакимияттә утыручылар армиясе пенсия реформалары кирәклеген аңлату белән шөгыльләнә. Бу халыкны зомбилаштыруга тиң”, диде Веськин.

Русия думасындагы коммунист депутат Александр Ющенко телевидение пенсия кануны турында ялган сөйләүдә гаепләде.

Александр Ющенко
Александр Ющенко

“19 июль Русия дәүләт Думасы пенсия реформалары турында канунны беренче укылышта кабул итүе белән халыкка каршы сугыш ачты. Бу җинаятьчел канунга бар аек фикерле халык ризасызлык күрсәтә. Русия телевидениесе депутатларның бертавыштан реформаларны яклавы турында сөйләде. Бу дөрес түгел. Илбашы бу мәсьәләдән читләште. Бар җаваплылык кеше ашаучы “Бердәм Русия” фиркасендә. Барлык илләрдә дә социаль мәсьәләләргә кагылышлы кануннар референдумга чыгарыла. Ә бит безнең дәүләтне социаль диләр. Бу ялган. Кичә Русия Үзәк сайлау комиссиясе референдум уздыру өчен биргән документларыбызны кайбер сәбәпләр белән кире кайтарды. Без аларны төзәтеп кабат бирәчәкбез. Әгәр кире боралар икән, тагын каршылык чаралары уздырачакбыз. Без канун кире алынганчы көрәшәчәкбез”, диде Ющенко.

Чыгыш ясаучы Владимир Сюдов ил халкының оккупация хәлендә яшәве турында сөйләде.

Владимир Сюдов
Владимир Сюдов

“Без сайлауларда үз сүзебезне әйтә алмыйбыз, үз мәнфәгатьләребезне күтәрә алмыйбыз икән, димәк, безне басып алганар. Без оккупациядә. Соңгы чорда халыкның тормыш дәрәҗәсе күтәрелсен өчен нинди кануннар кабул иттеләр? Мин авылда яшим, бәдрәф өчен дә, теплица өчен дә салым түлим, ә бит боларны миңа кемдер төзеп бирмәгән, мин җир өчен болай да салым түлим. Мин машина йөртүче булып эшлим. Совет халкы төзегән юллардан йөрим. Бүген төзегән бердәнбер юл ул 260 миллиард сумга төшкән Кырым күпере генә. Ул халык акчасына төзелгән. Мин йөк машинасында юллар өчен түләп йөрим, киләчәк бер көнне сез барыгыз да юл өчен түләячәксез әле”, диде Сюдов.

XS
SM
MD
LG