Accessibility links

Кайнар хәбәр

Фәүзия Бәйрәмованың "Ана" китабы урыс телендә чыкты


Фәүзия Бәйрәмова
Фәүзия Бәйрәмова

Язучы, тарих фәннәре кандидаты Фәүзия Бәйрәмованың "Татарская мать Чингиза Айтматова" дип аталган яңа китабы дөнья күрде. Китап Чыңгыз Айтматовның анасы Нәгыймә Габделвәлиева-Айтматова турында. Ул татар милләтеннән, нәселе Кукмара-Мәчкәрә төбәгеннән килә.

Бу документаль китапның татарчасы инде 2015 елда ук басылып чыгып, таралып беткән иде.

“Тарихи-мәдәни мирас” фондының матбугат үзәге Азатлыкка хәбәр итүенчә, китап Кыргызстанда яшәүче төрки кардәшләрнең дә теләкләрен искә алып урысчага тәрҗемә ителгән. Киләчәктә аның кыргыз һәм төрек телләренә дә тәрҗемәләре көтелә.

Китапның тышлыгы
Китапның тышлыгы

Фәүзия Бәйрәмова бу китабын язар өчен Чыңгыз Айтматовның татар тамырларын ныклап өйрәнә, шул нисбәттән, Русиянең Киров, Малмыж, Казан архивларында, нәсел башы булган Кукмара-Мәчкәрә төбәгендә, шулай ук Кыргызстанның Бишкәк һәм Каракол шәһәрләрендә була, Нәгыймә ханымның туганнары, балалары, оныклары, якыннары белән очраша. Ул чор документларының аз саклануы, булганнарының да дөнья буйлап таралып ятуы, Нәгыймә Айтматованың моңа кадәр биографиясе язылмавы да эшне катлауландыра.​

Фәүзия Бәйрәмовага, тарихчы буларак, ул чорның башка бик күп документларын да җентекләп өйрәнергә, җитешмәгән мәгълүматларны башка чыганаклар аша тулыландырырга, гаилә архивларына, вакытлы матбугатка, Чыңгыз Айтматовның үз әсәрләренә дә еш мөрәҗәгать итәргә туры килә. Нәтиҗәдә, документаль фактларга нигезләнгән, шул ук вакытта нечкә лирик хисләр белән язылган фәнни-популяр китап килеп чыккан.

Быел Чыңгыз Айтматовның тууына 90 ел була. Фәүзия Бәйрәмованың бу китабы шушы юбилейга да зур бүләк булып тора, диелә фонд хәбәрендә.

"Татарская мать Чингиза Айтматова" китабын урыс теленә Альберт Кадыйров тәрҗемә иткән, мөхәррире - Әнисә Нурисламова, бизәүче-рәссамы – Ратмир Ахияров.

Китап Фәүзия Бәйрәмованың гаиләсе ярдәме белән, үз хисапларына бастырылган.

XS
SM
MD
LG