Accessibility links

Кайнар хәбәр

Күренекле шагыйрә һәм тәрҗемәче Флера Тарханова вафат


Флера Тарханова (1947-2018)
Флера Тарханова (1947-2018)

Күренекле шагыйрә, тәрҗемәче, журналист Флера Тарханова 31 июльгә каршы төндә авырудан вафат булган. Шагыйрәнең үлемен Татарстанның язучылар берлеге раслады.

Флера Тарханова белән хушлашу 1 август иртәнге унда Татар дәүләт филармониясендә узачак. Мәрхүмәне Чистай районы Яуширмә авылы зиратында җирләячәкләр. Язучылар берлегендә әйтүләренчә, шагыйрәнең былтыр 70 яшьлек юбиленнан соң хәле киткән, соңгы бер-ике айда урын өстендә яткан булган.

Кызы Ләйсән: "Әни янына килеп йөрүчеләргә, соңгы көннәренәчә янында булучыларга, бүген безгә ярдәм итүчеләргә рәхмәтемне җиткерәм. Әни белән хушлашырга теләүчеләр иртәгә татар филармониясенә килә ала", – диде.​

Флера Тарханова 1947 елның 25 маенда 9 балалы ишле гаиләдә туган.

Ул укытучы, журналист, тәрҗемәче булып эшли. Мәхәббәт, яшьлеккә багышланган, милләт язмышы турында борчулы уйланулы лирик шигырьләр, балалар өчен шигырьләр һәм әкиятләр яза. Аның шигырьләренә көйләр язылган.

Флера Тарханова шулай ук тәрҗемәче буларак та билгеле. Ул урыс, украин, азәрбайҗан язучыларының хикәяләрен татарчага тәрҗемә итә. 1997 елда басылып чыккан "Русча-татарча иҗтимагый-сәяси сүзлек"не төзүчеләрнең берсе.

Күптән түгел ул Гүзәл Яхинаның "Зөләйха күзләрен ача" романын татарчага тәрҗемә иткән иде.

XS
SM
MD
LG