Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Бердәм Русия" рейтингы 2011 елдан иң түбән дәрәҗәгә якынлаша


Җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге (ВЦИОМ) уздырган сораштыру нәтиҗәләренә караганда, "Бердәм Русия" фиркасе рейтингының түбәнгә тәгәрәве рекордлы дәрәҗәгә җитә язган.

"Әгәр бу якшәмбедә Русия думасына сайлаулар узса, сез нинди фиркане сайлар идегез?" дигән сорауга сораштыруда катнашучыларның 37,1 проценты гына "Бердәм Русия"не атаган. Минималь күрсәткеч (34,4%) 2011 елның декабрендә, дума сайлауларында хәрәмләшүгә каршы протестлар вакытында күзәтелгән иде.

"Бердәм Русия" рейтингы хөкүмәт өстәмә кыйммәт салымын 18 проценттан 20 процентка җиткерү һәм пенсия яшен арттыру турында карар кабул иткәч төшә башлады. Ел башыннан ул 16 пунктка төште.

Пенсия реформасы турындагы канун өлгесе өчен беренче укылышта Наталья Поклонскаядан тыш, "Бердәм Русия"нең утырышта катнашкан барлык депутатлары да хуплап тавыш бирде.

XS
SM
MD
LG