Accessibility links

Медиа: Орхан Джемаль Үзәк Африкада һәлак булган


Орхан Джемаль
Орхан Джемаль

Үзәк Африка республикасында журналист Орхан Джемаль, режиссер Александр Расторгуев һәм видеооператор Кирилл Радченко һәлак булган дип хәбәр итә "Дождь" телеканалы. Алар анда "Вагнер" хосусый хәрби ширкәте эше турында документаль фильм төшергән диелә.

Бу хакта телеканалга "Тикшерүләр идарәсе үзәге"ндәге ике чыганак хәбәр иткән.

Бер чыганак сүзләренчә, фильм төшерүче төркемнең һәлак булуын Үзәк Африка республикасындагы БМО миссиясе раслаган.

Русиялеләр блокпостта туктатылган. Алар республика башкаласы Бангидан Бомбари шәһәренә барган булган.

Элегрәк AFP Үзәк Африкада һәлак булган русияләрнең икесендә "Известия" басмасы пресс-карталары булган дип хәбәр иткән иде. Алар билгесез кешеләр тарафыннан үтерелгән дип язды. Соңрак моны газет редакциясе кире какты.

"Вагнер" ширкәте хәрбиләренең Үзәк Африка республикасында эшләүләре турында берничә матбугат чарасы, шул исәптән "Новая газета" да язып чыккан иде. "Дождь" мәгълүматына күрә, республикада алтын чыгаручыларны саклау турыдагы килешү өчен "Вагнер"дан тыш, Русиянең саклану министрлыгы белән бәйле дип фаразланган "Патриот" хосусый хәрби ширкәте дә дәгъва иткән.

XS
SM
MD
LG