Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Левада үзәге": Русиядә протест кәефләре иң югары дәрәҗәгә җиткән


Мәскәүдә каршылык чарасында катнашучыны тоткарлау, 2017 елның 12 июне
Мәскәүдә каршылык чарасында катнашучыны тоткарлау, 2017 елның 12 июне

Русияләрнең икътисади таләпләр белән массакүләм протестларда катнашуга әзерлек дәрәҗәсе гасыр башыннан иң югары ноктага җиткән. Бу хакта "Левада үзәге" сораштыруы нәтиҗәләре күрсәтә.

"Икътисади таләпләр куелган каршылык чаралары оештырылган очракта, сез аларда катнашачаксызмы?" дигән сорауга респондентларның 28 проценты уңай җавап биргән. Моннан югарырак күрсәткеч 1998 елның сентябрендә генә күзәтелгән. Ул вакытта икътисади кризис дулкынында русияләрнең 33 проценты урамнарга чыгарга әзер булган.

Сәяси таләпләр куелган протест потенциалы түбәнрәк: мондый каршылык чараларында респондентларның 23 проценты катнашырга әзерлеген белдергән.

Русияләрнең иң күбе - 37 проценты - пенсия реформасына каршы чараларда катнашырга әзер. Сораштыруда катнашкан кешеләрнең 71 проценты канун өлгесен тулысынча кире кагу яклы, бары тик биш проценты гына канунның гамәлгә керүен тели.

"Левада үзәге" сораштыруы 19 июльдән 25 июльгә кадәр Русиянең 52 төбәгендәге 136 шәһәр һәм авылларында уздырылган. Анда 1600 кеше катнашкан.

XS
SM
MD
LG