Accessibility links

Кайнар хәбәр

Быелгы "Печән базары"нда Башкортстан дизайнерлары да катнаша


"Печән базары", 2016 ел
"Печән базары", 2016 ел

5 августта Казанның Черек күл паркында чираттагы тапкыр "Печән базары" фестивале узачак. Быел анда Бөтендөнья татар яшьләре форумында катнашучылар да җәлеп ителә, беренче тапкыр Башкортстан дизайнерлары да үз эшләнмәләрен алып килә.

Фестиваль берничә мәйданчыкта узачак. Берсендә дизайнерлар үз эшләнмәләрен сатачак. Быел дизайнерлар саны йөзгә якын, алар арасында Башкортстанның Coupletuy STYLE бренды да булачак. Ул изүле футболкалар һәм озын күлмәкләр алып киләчәк.

Балалар өчен 4-5 сәгатьлек аерым чаралар каралган. Яшүсмерләр өчен Айдар Шәйхи һәм "Гыйлем" такымы татарча фән һәм Һарри Поттер мәйданчыгы әзерли.

Һәр 15 минут саен Нигина Низамиева һәм Кырым, Әстерхан, Себер татарлары татар биюләреннән мастер-класс уздырачак.

Моннан тыш лекторий урыны да каралган. Анда театр белгече Нияз Игъламов, язучы Шамил Идиатуллин, журналист Ян Гордеев лекцияләр укыячак, сөйләм марафоны узачак.

Тарихчылар Фаяз Хуҗин һәм Әскәр Гатин экскурсияләр оештырыр дип планлаштырыла.

Шулай ук алып баручы Гөлназ Сәфәрова уңыш тарихы, дизайнер Мира Рахмат милли акцентлы стиль турында сөйләячәк.

Фестиваль акустик концерт белән тәмамланачак. Анда Азат Гыймадиев, Булат Шәймиев, Эльнар Байназаров, Ислам Калимуллин, Марат Сөләйманов, Зәринә Вилданова катнашачак.

2017 елга кадәр "Печән базары" Иске татар бистәсендә оештырыла иде. Ләкин былтыр Кабан күле тирәсендә төзекләндерү эшләре башлану сәбәпле, аны Черек күл паркына күчерделәр.

XS
SM
MD
LG