Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казакъстан Сайрагөл Сауытбайны Кытайга тапшырмады


Сайрагөл Сауытбай хөкем карары чыкканнан соң
Сайрагөл Сауытбай хөкем карары чыкканнан соң

1 августта Алматы өлкәсенең Панфилов районы мәхкәмәсе Кытай ватандашы, Синьҗан төбәгеннән килгән казакъ хатыны Сайрагөл Сауытбайны Казакъстан чиген кичүдә гаепле дип тапты һәм алты айга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итте. Шул ук вакытта аны илдән чыгару турында карар булмады.

Мәхкәмә утырышы барышында прокурор Арзыгөл Имярова Сауытбайны гаепле дип тануны һәм алты айга ирегеннән мәхрүм итеп, әлеге җәзаны шартлы рәвешкә алыштыруны сорады. Прокурор Сауытбайга белдерелгән гаепләү авыр җинаятьләр исемлегенә кермәвенә басым ясады һәм хатынның балигъ булмаган балалары барлыгын да исәпкә алуны сорды, дип яза Азаттык сайты.

41 яшьлек Сайрагөл Сауытбай Казакъстанда ире һәм балалары яшәгән авылда 21 майда тоткарлана. Сауытбай дәүләт чиген бозуда гаепләнә. Мәхкәмә утырышына кадәр ул үзенең тарихи ватанында теләсә нинди хөкем карарына әзер булуы турында белдерә, Кытайга гына кире җибәрмәсеннәр дип тели. Аның сүзләренчә, Кытайда ул җирле хакимият тарафыннан басымга дучар булган. Сайрагөл Сауытбай Синҗанда "сәяси тәрбия бирү" үзәгендә эшләгән, дәүләт казнасыннан хезмәт хакы алучы буларак, дәүләт хезмәткәре булып саналган һәм чит илгә чыгу рөхсәте ала алмаган. Ире һәм балалары исә Казакъстанга килеп, 2016 елда ватандашлык алган.

Хатынның адвокаты Абзал Куспан сүзләренчә, Кытай Сауытбайга халыкара эзләү игълан итә, шунлыктан Казакъстанның махсус хезмәтләре аны тоткарлый.

Мәхкәмәдә эш 9 июльдә карала башлый. Җирле басмалар язуынча, Германиядәге Society for Threatened Peoples хокук яклау оешмасы Казакъстан президенты Нурсолтан Назарбаевка хат җибәргән. Аның авторлары Назарбаевтан Сауытбайга ярдәм итүне һәм Кытайга җибәрмәүне сораган.

Сайрагөл Сауытбайны Казакъстаннан чыгармауны Human Rights Watch (HRW) халыкара хокук яклау оешмасы да сорый.

10 июльдә Казакъстанның тышкы эшләр министры Кайрат Абдрахманов 625 этник казакъка Кытайдан Казакъстанга чыгу мөмкинлеге бирү мәсьәләсе карала дип сөйләгән иде.

XS
SM
MD
LG