Accessibility links

Кайнар хәбәр

Казанда полициянең ике хезмәткәре ришвәт алуда шикләнелеп тоткарланган


Казанда "Гвардейский" полиция бүлегенең җинаять тикшерү бүлеге мөдире урынбасары һәм тикшерү җитәкчесе урынбасары тоткарланган. Алар бер миллион сумнан артык ришвәт алуда шикләнелә.

Полиция хезмәткәрләре машина урлап тотылган кешенең туганнары аны иреккә чыгару өчен 640 мең сум акча тапшырган вакытта тоткарлана дип яза "Реальное время". Тикшерү мәгълүматына күрә, полиция түрәләре моңа кадәр дә 400 мең сум ришвәт алган булганнар. Ул вакытта алар белдерелгән гаепне җиңеләйтергә вәгъдә биргәннәр.

Җинаять тикшерү бүлеге мөдире урынбасары ришвәт алуда арадашчы булуда, ә аның тикшерү бүлегендәге хезмәттәше ришвәт алуда шикләнелә.

2 августка каршы төнне алар рәшәткә артында уздырган.

Татарстанның эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, ике хезмәткәр дә эшләреннән алынган.

XS
SM
MD
LG