Accessibility links

Кайнар хәбәр

Тикшерү комитеты Петербур метросындагы террор гамәлен тикшерүне тәмамлаган


Метрода шартлаудан соң

Тикшерү комитеты 2017 елның 3 апрелендә Петербур метросында булган террор гамәлен тикшерүне тәмамлаган.

Бу хакта комитетның рәсми сайтында әйтелә.

11 кешегә гаепләү белдерелгән. Тикшерү мәгълүматына күрә, алар Кыргызстанда туган Сирожидин Мохтаровның Сүриядә төзегән террор төркемендә катнашкан. Төркемнең максаты терактлар оештыру булган диелә.

Мәгълүматка караганда, Петербурда теракт оештыру өчен төркем әгъзалары өч шартлаткыч ясаганнар. Аларның икесен интихарчы Акбаржон Җәлилов ясаган диелә. Бер шартлаткычны ул "Площадь восстания" станциясендә калдырып, аны соңрак ерактан эшләтеп җибәрергә планлаштыра, ләкин шартлаткыч эшләми. Икенчесен үзе белән ала һәм "Сенная площадь" һәм "Технологический институт" станцияләре арасында метро вагонында шартлата. Нәтиҗәдә 15 кеше һәлак була, 67 кеше яралана.

Тикшерү мәгълүматына күрә, террор гамәленә бер тәүлек кала Җәлилов өченче шартлаткычның өлешләрен төркем әгъзаларына биргән. Алар аны җыйган, ләкин эшләтеп җибәрергә өлгермәгәннәр, тоткарланганнар.

Петербур метросында шартлау 2017 елның апрелендә булды. Рәсмиләр моны террор гамәле дип атады. Ләкин бер генә оешма да шартлау өчен җаваплылыкны үз өстенә алмады.

фикер әйт

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG